"Астра" тернәкләндерү үзәге балалары өчен экскурсия оештырылды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

20 гыйнварда "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Алабуга шәһәренең тарихи урыннары буйлап экскурсия үткәрелде.

Экскурсия символ һәм шәһәрнең визит карточкасы – "Алабуга шәһәре" тарихи-археологик комплексын караудан башланды. Ата-аналар борынгы манарага бәйле риваятьләрне кызыксынып тыңлады. Аннары ата-аналар балалар белән Александров паркы һәм Н. Дурова һәйкәле янында булдылар, паркның барлыкка килү тарихы, беренче кавалерист-кызның тормышы һәм батырлыклары белән таныштылар. Аннары экскурсантлар М.Цветаева мемориалында булып, рус шигърияте чорын күз алдына китерделәр.

Соңыннан экскурсиядәгеләр алабугалыларның яраткан ял итү урыны - Шишкин буаларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International