17 гыйнварда Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләрнең эшсез гражданнар белән очрашуы оештырылды. Очрашуда "Таттелеком" ГАҖ һәм "Либерти" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Эшсез гражданнарга эш бирүче вәкилләре үзләрендәге вакансияләр, таләпләр һәм эш шартлары турында сөйләделәр. "Таттелеком" ГАҖ тарафыннан белгечләр, агентлар, машинистлар һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Ижевск шәһәрендә урнашкан "Либерти" ҖЧҖ компаниясенә җыю, монтаж, төргәкләү, ярдәмче эшчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, бетончылар һәм башка юнәлешләр буенча вахта ысулы белән вакансияләр тәкъдим ителде.
Кызыксынган гражданнар әлеге оешмаларның реклама буклетларын алды һәм алга таба эш бирүченең үзенә әңгәмәгә чакырылды. Әлеге оешмаларда эшләү мәсьәләләре буенча 8(8553) 32-34-95 телефоннары аша яисә Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук мәшгульлек хезмәте мәгълүматлары базасындагы вакансияләрне "Россиядә эш" порталында карарга мөмкин. Әлеге порталның мобиль кушымтасы бар.