Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнварда Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә 16 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.

Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: укытучы-педагоглар, тәрбиячеләр, технологик җиһазлар автоматикасы һәм приборлары буенча электромеханик, стропальщик, слесарь-ремонтчы, токарь, электр белән эретеп ябыштыручы, экскаватор машинисты, ПТО инженеры,электромонтер, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, контролер һ.б.

Ярминкәгә 78 кеше килде. 10 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 75 кеше психолог-профконсультантта үзенең һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест үтте. Эшкә урнаштыру өчен 16 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International