"Демография" илкүләм проекты: 2020 елда диспансерлаштыруны Буа районында яшәүче 3 732 өлкән яшьтәге кеше узачак

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Буа муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны үзәк район хастаханәсенә китерү эше дәвам итә. Китерүнең максаты - планлы дәвалау-диагностика чараларын, диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен тормышка ашыру.

Максатчан төркемнәрне китерү план-график нигезендә "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре белән бергә алып барыла.

2019 елда барлыгы 1 345 өлкән яшьтәге граждан бу проектта катнашты. 2020 елда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 3 732 кешене Буа үзәк район хастаханәсенә китерү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International