Хисап атнасында татарстанлыларга 4 918 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 22 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 564 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 22 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 859  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 918   вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 616 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 589 ы элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 104 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International