Әлмәт мәшгульлек үзәгендә субсидия бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

20 гыйнварда Әлмәт мәшгульлек үзәгендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан төзелгән предприятиеләрдә физик мөмкинлекләре чиклеләрнең эш урыннарын саклауга бәйле чыгымнарны каплауга республика бюджетыннан субсидия бирү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә “Көньяк-Көнчыгыш” Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесенең һәм Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесенең баш бухгалтеры катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов эш бирүче вәкилләренә мондый субсидияне алу шартлары һәм тәртибе турында мәгълүмат җиткерде.

Үз чиратында, эш бирүчеләр вәкилләре якын арада югарыда аталган субсидияне алуга гариза бирергә ниятләүләре турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International