Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 196 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 52 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Менделеевск һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән, анда 2020 нче елның 22 нче гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 47 һәм 238 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Алабугада (+6), Яшел Үзәндә (+22), Түбән Камада (+8) һәм Чистайда (+11) күзәтелә.