"Изгелек"тә "Комда могҗизалар тудыру" темасына мастер-класс

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Комда могҗизалар тудыру" дигән темага мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның коммуникатив осталыгын үстерү, эмоциональ киеренкелекне киметү.

Чара башында социаль хезмәт алучылар ком терапиясе белән танышты, ком белән манипуляцияләр барышында барлыкка килгән хис-кичерешләр турында сөйләштеләр, "Эзләп тап һәм кыймылдат", "Дулкын", "Елан", "Комлы җил", "Эзләр", "Җепләр", "Юллар" күнегүләре үткәрелде.

Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның гомуми хәлләре яхшырды, уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде.

Катнашучылар мондый чараларның эмоциональ халәтне яраклаштырып кына калмыйча, кулларның вак моторикасын да үстерүен һәм  иҗади сәләтләрен ачуын билгеләп үтте.

Чарада 7 кеше канашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International