Түбән Кама "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гыйзатуллина закон белән каршылыклары булган 20 яшүсмерне хоккей матчына алып барды. Әлеге сәфәр "Үзгәреш җиле" клубы эше уңаеннан балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү җәһәтеннән оештырылды.
22 гыйнвар көнне Казанның Совет районы буенча мәшгульлек үзәге филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен социаль инфраструктура объектларының хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатыннан, 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр "һәркем өчен уңайлы мохит" конкурсы үткәрелә.
Бүген 22 гыйнварда Кукмара районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен район үзәк даруханәсенә экскурсия оештырылды.
Янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хезмәт күрсәтүче персоналның эш-гамәлләрен камилләштерү максатыннан бүген Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эвакуация буенча планлы тренировка үткәрелде.
Медиатирәлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы уңаеннан ("Юл картасы") Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен "Агрессорлар һәм корбаннар" исемле төркемле шөгылен уздырды.
"Социаль туризм " технологиясе уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Раифа монастыренә экскурсия оештырылды.
Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина гражданнар җыеннарында катнашып, халыкны яңа социаль ярдәм чаралары белән таныштыра.
21 гыйнварда Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгече Поручиково төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә үткәрде. Чарада 16 укучы катнашты.
Шушы көннәрдә Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Хокук навигаторы" социаль технологиясен гамәлгә ашыру уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Дарья Кузьмина дәрес үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә баланы караган өчен ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацион түләүләрне рәсмиләштерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.