ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Развивайка" клуб эшчәнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология эшчәнлеген дәвам иттерә.

22 нче гыйнварда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Патриотик тəрбия" программасы уңаеннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Үткəннəр һəм килəчəк арасында" темасына əңгəмə узды.

22 гыйнвар көнне Алабуга шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре ерак авыллардагы мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтте. Күчмә офис Алабуга районының Олы Шүрнәк авылына барып кайтты.

23 гыйнвар көнне Хәтер һәм дан елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Ватан, батырлык, дан турында" шигырь укучылар конкурсы узды.

Яшел Үзән шәһәрендә профдиагностика тесты нәтиҗәсендә социаль өлкә һөнәрләренә (медицина хезмәткәре) һәвәслеге булган 3 һәм 10 нчы номерлы гимназияләрнең 9 нчы сыйныф укучыларына Яшел Үзән медицина көллиятенә барып кайту мөмкинлеге бирелде.

Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт ярдәмендә тернәкләндерү бүлмәләренең ишекләре ачылды: тегү эше, бакчачылык һәм санак белеме.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова туган як буйлап виртуаль экскурсия оештырды. Чарада социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы аз йөрүчеләр катнашты.

22 нче гыйнвар көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада 8 предприятие катнашты: "Ренессанс-Жизнь" СК ҖЧҖ, "Мама приготовила" ҖЧҖ, "Ашан" ҖЧҖ, "Казметрострой" АҖ, ЖБИ заводы һ.б.

Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Закон һәм кыйммәтләр" программасы буенча төркемле дәресләр үткәрде. Кайбыч һәм Кыят урта гомуми белем бирү мәктәпләренең социаль участокларында "Балигъ булмаганнарның хокукый җаваплылыгы" темасына чаралар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International