Зәйнең "Радость" үзәгендә "Развивайка" гаилә клубы эшли

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Развивайка" клуб эшчәнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология эшчәнлеген дәвам иттерә.

21 гыйнварда "Радость"  үзәге базасында үзәк психологы тарафыннан "Колобок" әкияте мотивлары буенча төркемле уен-инсценировка үткәрелде. Клубның төп эшчәнлеге - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, вакытны бергә уздырып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техника куллана. Әлеге дәрес, психологик коррекция ысулы буларак, курчак терапиясе методын кулланып үткәрелде. Курчак терапиясе эмоциональ контакт урнаштырырга, балаларны коллективка берләштерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәтер, игътибар, сөйләм, моторика үсешенә ярдәм итә.

Курчак белән эшләү кулларның нечкә моторикасын һәм хәрәкәтләрнең гомуми координациясен камилләштерергә, курчак аша хисләрне белдерергә мөмкинлек бирә, коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.

Дәрестә катнашучыларның гомуми эмоциональ фоны артты, гаилә эчендәге бердәмлек формалашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International