22 нче гыйнвар көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада 8 предприятие катнашты: "Ренессанс-Жизнь" СК ҖЧҖ, "Мама приготовила" ҖЧҖ, "Ашан" ҖЧҖ, "Казметрострой" АҖ, ЖБИ заводы һ.б.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 89 вакансия тәкъдим ителде: агентлык директоры, төзелешнең әйдәп баручы инженеры, әйдәп баручы инженер-электроник, хезмәтне саклау буенча инженер, производство әзерләү бүлеге башлыгы, лаборатория башлыгы, әйдәп баручы икътисадчы, икътисадчы, бухгалтер, финанс консультанты, техник контроль мастеры, өлкән контролер-ревизор, система администраторы, өлкән кондуктор, электромонтер, электр поезды машинисты, кассир, пешекче, ончы, кондитер, кече тәрбияче, арматурчы, урам себерүче, йөк төяүче һ. б.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, казанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.