"Яңарыш" үзәге  шәкертләре нәфис сүз осталары бәйгесендә ярышты

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 гыйнвар көнне Хәтер һәм дан елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Ватан, батырлык, дан турында" шигырь укучылар конкурсы узды.

Конкурсның максаты: гражданлык һәм патриотизм, үлемсез хәрби батырлыкка хөрмәт тәрбияләү; талантлы балаларны ачыклау һәм бүләкләү; сәнгатьле укуга, актерлык осталыгына өйрәтү; Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белемнәрне киңәйтү.

Конкурс барышында балалар ничек сугыш башланганын, фашистларның кем булуын турында, рус солдатларының ничек җиңүгә барганын, халыкның ничек тылда хезмәт иткәнен искә төшерде. Алар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына үз карашларын белдерде, сугыш вакыйгаларының нәтиҗәләре турында уйландылар.

Бер генә катнашучы да читтә калмады. Балалар һәм аларның әти-әниләре Бөек Ватан сугышы вакытында язылган шигырьләр әзерләде, актерлык осталыгында бик теләп катнашты. Конкурс ахырында балалар бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International