Алабуга мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы укучыларга консультация бирә

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

22 гыйнвар көнне Алабуга шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре ерак авыллардагы мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтте. Күчмә офис Алабуга районының Олы Шүрнәк авылына барып кайтты.

Чараның максаты – өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәр сайлаганда ярдәм күрсәтү, хезмәт базарының торышы, кирәкле һөнәрләр һәм уку йортлары турында консультация бирү.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча 12 өлкән сыйныф укучысына хезмәт күрсәтелде. Профтест тәмамлангач, балалар һөнәр сайлау буенча киңәшләр алды.

"Киләчәк һөнәрләре" видеофильмын карау балаларның кирәкле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтергә мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International