"Кайгырту" үзәгендә балигъ булмаганнарны хезмәт ярдәмендә тернәкләндерәләр

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт ярдәмендә тернәкләндерү бүлмәләренең ишекләре ачылды: тегү эше, бакчачылык һәм санак белеме.

Яхшы җиһазландырылган хезмәт белән тернәкләндерү бүлмәләре балигъ булмаган иҗтимагый хезмәт алучы балалар өчен бик кызыклы: күп функцияле тегү машиналары, үтүкле үтүкләү такталары, кием кисү һәм тегү өчен уңайлы өстәлләр, манекеннар, чиләк, су сипкеч, көрәк, бакча арбасы, ноутбук һәм төрле методик кулланмалар.

Бүлмәләрнең эш вакыты укучыларга дәресләргә йөрү өчен уңайлы итеп төзелгән. Социаль хезмәттән файдаланучы һәр кешегә индивидуаль якын килү, киләчәктә практикада куллану өчен күнекмәләр һәм белемнәр алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International