17 гыйнварда Менделеев шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Татьяна Даниловна Попова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе базасында «Миңа тормыш бүләк ит!» дигән акция узды. Чара «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан оештырылды.
22 гыйнварда Чистай психоневрология интернатында акварель рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды. Номерлар буенча рәсемнәр ясап, яшәүчеләр үзләрен чын рәссамнар итеп тойдылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына илтүне оештыру дәвам итә.
Кукмара муниципаль районы "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә "Скандинавия йөреше" технологиясе актив куллана.
23 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау тармагының йомгаклау җыелышы узды. Анда 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.
Лениногорск районында халык җыеннары вакытында "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә "Демография" милли проектын тормышка ашырганда учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында хәбәр итә.
Питрәч районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приютында тәрбияче Р.С. Ахуҗанова һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Кече төркем тәрбияләнүчеләренә белгеч тәрбияче һәм укытучы һөнәрләре турында сөйләде.
Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "2020 елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау" темасына семинар узды.
Аз тәэмин ителгән һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Менделеевск муниципаль районында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру дәвам итә.