22 нче гыйнварда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Патриотик тəрбия" программасы уңаеннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Үткəннəр һəм килəчəк арасында" темасына əңгəмə узды.
Əңгəмəне тəрбияче С.Пантелеева əзерлəде һəм үткəрде. Ул интернат-йортта яшəүчелəргə татар халкының тарихы һəм əлеге бөек тарихның төп чорлары турында сөйлəде. Шулай ук Светлана Анатольевна интернатта яшəүчелəрне Татарстан Республикасы Президентының ТАССРның 100 еллыгын үткəрү турында 2019 елның 25 сентябре УП-57 номерлы указы белəн таныштырды. Моның Татарстан республикасы үсешендə əһəмиятле тарихи этап булуын əйтте.
Татарстан халыклары турында сөйлəде. Бөек татар шагыйре Г.Тукай турында бәян иткәннән соң, "Рус жирендə" шигырен укыды.
Соңыннан тəрбияче Татарстан турында кечкенə генə викторина уздырды. Социаль хезмəт алучылар яңа белемнəр алды, үткəн чарадан канəгать калдылар.