"Гармония" комплекслы үзәге белгечләре яшүсмерләрнең хокукый белемнәрен арттыра

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Закон һәм кыйммәтләр" программасы буенча төркемле дәресләр үткәрде. Кайбыч һәм Кыят урта гомуми белем бирү мәктәпләренең социаль участокларында "Балигъ булмаганнарның хокукый җаваплылыгы" темасына чаралар узды.

Чараның максаты - балаларның  хокукый белемнәрен һәм җаваплылыгын арттыру, яшүсмерләрдә булган хокук бозулар өчен җаваплылык турындагы күзаллауларны актуальләштерү.

Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән башлана һәм җинаятьләр кылган өчен нинди җәза кулланылуын аңлаттылар. Алынган белемнәрен балалар "Балигъ булмаган балалар хокукый җаваплылыкка тартыламы?" дигән дискуссия барышында ныгыттылар.

Соңыннан балалар "Яшүсмерләр арасында хокук бозулар өчен җаваплылык" дигән социаль ролик карадылар һәм тематик белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International