"Юлдаш" интернат-йорты карамагындагылар өчен виртуаль экскурсия оештырылды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова туган як буйлап виртуаль экскурсия оештырды. Чарада социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы аз йөрүчеләр катнашты.

Чараның максаты: кешеләрне мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, республиканың күп гасырлык традицияләре турында яңа белемнәр бирү, уңайлы ял шартлары булдыру юлы белән өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрү.

Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсиядән тыш, экскурсантлар игътибарына совет чорының көнкүреш әйберләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Тәрбияче Людмила Җамалетдинова билгеләп үткәнчә, хатирәләр өлкәннәргә шатлык һәм ләззәт хисләре бүләк итә, кәефне күтәрә, социаль активлыкны саклап калырга һәм озайтырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International