Яшел Үзән шәһәрендә профдиагностика тесты нәтиҗәсендә социаль өлкә һөнәрләренә (медицина хезмәткәре) һәвәслеге булган 3 һәм 10 нчы номерлы гимназияләрнең 9 нчы сыйныф укучыларына Яшел Үзән медицина көллиятенә барып кайту мөмкинлеге бирелде.
Укучыларны шундый мөһим һәм ихтыяҗ зур булган һөнәр белән таныштыру максатында, 20 гыйнварда директор урынбасары Гөлнара Миндубаева укучыларны каршылады һәм мәгариф учреждениесе буйлап таныштыру экскурсиясе оештырды.
Гөлнара Миндубаева булачак абитуриентларга 2020/21 елга кабул итү шартлары һәм Яшел Үзән медицина көллиятендә белем алырга мөмкин булган һөнәрләр/белгечлекләр турында сөйләде. Тугызынчы сыйныф укучыларына медицина җиһазлары булган аудиторияләрне, симуляция тренажерлы һәм фантомлы лабораторияләр күрсәттеләр, уку процессы һәм алдагы һөнәри карьера ерспективалары белән таныштырдылар.
Иң кыю укучылар хирургия укытучысы җитәкчелеге астында бер-берсенә бәйләвеч салып карады, кечкенә бала фантомының пульсын тыңладылар һәм бер минутта ничә тапкыр сулыш алганын санадылар.