«Балкыш» приютында балалар интеллектуаль викторинада катнашты

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр интеллектуаль уенда катнаштылар.

Биремнәр биш юнәлеш буенча төзелгән иде – логика, тарих, математика, табигать, әдәбият. Уен ахырында тәрбияләнүчеләр музыкаль-бию паузасында катнаштылар, ә викторинада җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International