Казанда Ленинградны блокададан азат итү көне уңаеннан тантаналы чара узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнен бәйрәм итү кысаларында бүген Казанда «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» җирле Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында тантаналы чара узды. Ул П.А. Полушкин исемендәге 101 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Чарада катнашучыларга Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин һәм «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» оешмасы рәисе Альберт Комяков мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашуга шулай ук «Ленинградны саклаган өчен» медале һәм «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International