Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рөстәм һәм Римма Кашаповлар гаиләсендә кунакта булды. Дәүләт ярдәме белән алар ипотека кредитын өлешчә түли алганнар.
2019 елның 1 гыйнварыннан өченче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр дәүләттән ипотека кредитын тулы яки өлешчә түләүгә 450 мең сум акча алырга мөмкин. Бу торак (икенчел базарда яисә төзелеп килүче) яки алга таба шәхси торак төзелеше өчен җир участогы сатып алу булырга мөмкин.
Акча алу өчен заемчы банк-кредиторга займның программа таләпләренә каршы килмәвен дәлилли ала торган документлар китерергә тиеш. Әгәр барлык мәгълүматлар расланса, программа операторы «Дом.РФ» АҖ банкка бурычны өлешчә каплау яки аның калдыгын тулысынча каплау өчен 450 мең сум акча күчерәчәк.
«Дом.РФ» АҖ мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 27 гыйнварына Россиядә дәүләт ярдәме алу өчен 30,42 мең гариза хупланган, шуларның бер меңе татарстанлылардан.