ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары һәм әти-әниләре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан Россия Федерациясе Герое Александр Николаевич Епанешников исемендәге музейда булдылар.

2 февраль көнне Балтач муниципаль районында тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар. Яңгул авылында яшәүче Әминә Касыймовага 95, ә Югары Кенә авылында гомер итүче Кәдыйм Сәгыйтовка 90 яшь тулды.

Минзәләнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Кичә учреждениедә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә багышланган чара үткәрелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балаларны сугыш геройлары һәм вакыйгалары белән таныштыруны дәвам итә.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бүген Түбән Кама мәшгульлек үзәге профконсультантының мәктәп укучылары белән чираттагы очрашуы узды. Сухрау урта мәктәбе укучылары белән инспектор Елена Саблина «Киләчәккә караш» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать һәм һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районының Шумково авылында гражданнар җыены булып узды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова да катнашты.

20 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында Олы Солтан һәм Олы Елга авылларында халык җыеннары узды.

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль яклау бүлекләре вәкилләре белән берлектә, балалы аз керемле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча эш алып баралар. Социаль контракт кысаларында үткәрелә торган чаралар авыр тормыш хәленнән чыгу мөмкинлеге бирә.

2020 елның 17-21 февралендә Пермь шәһәрендә гаилә белән эшләүче белгечләр өчен квалификация күтәрү курслары уздырыла. «Ата-аналар белеме – балалар һәм гаилә иминлеген профилактикалауның нигезе» темасы буенча курслар Ата-аналар белеме академиясе базасында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International