«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә библиотерапия уңышлы кулланыла

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева «Кышкы табигать» дигән китап терапиясе үткәрделәр.

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны мәдәни, рухи тормышка җәлеп итү, авырулары аркасында үзгәргән тормыш эшчәнлеге шартларына социаль адаптацияне күтәрү.

Библиотерапия укучының саләмәт яшәү рәвешен яхшыртуга юнәлдерелгән, рухи үсешенә ярдәм итә торган һәм сәламәтлекне саклый торган алымнарның берсе. Сәнгать әсәрләрен өйрәнү катнашучыларны яшәргә, социумга җайлашырга, әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүгә ярдәм итә. Күпчелек әдәби жанрлар кешеләргә үз-үзләрен шул рольне башкаручы белән чагыштырырга мөмкинлек бирә, мондый кыенлыклар аларда гына түгел икәнен аңларга булыша. Шул хисаптан укучының актив мөстәкыйль тормыш позициясе үсә, ул киләчәктә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International