Министр урынбасары Клара Таҗетдинова «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ коллективы белән очрашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

28 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А. Таҗетдинова «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ коллективы белән очрашты. Эшчеләргә ул 2020 елда Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган милли проектлар турында сөйләде.

Очрашуда корпоратив яклау һәм персонал белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары М.Г. Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы буенча аппарат һәм бүлекчәләр хезмәтләре һәм бүлекләре башлыклары, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ профсоюз оешмасы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International