Балигъ булмаган балалар булган гаиләләрнең торак урыннарында янгын кисәтү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, янгын хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, автоматик янгын сигнализациясен урнаштыру буенча эш алып баралар. Аларны сатып алу өчен акча район бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Элегрәк күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр яши торган 97 торак бина янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылган иде. Хәзерге вакытта Тәтеш районының 46 күп балалы гаилә торак йортларында АПС урнаштыру эшләре бара.
АПС урнаштыру барышында ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелә.