Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагогы Регина Ганиева «Кеше мәгълүмат дөньясында» дигән дәрес үткәрде.
Приютта тәрбияләнүчеләр заманча шартларда интернет челтәреннән алына торган мәгълүматның артуы турында белделәр. Аларга Интернеттагы тискәре мәгълүмат чыганакларыннан сакланырга, шул исәптән таныш булмаган сайтларга кермәскә, социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән язышмаска кирәклеген искәрттеләр.