Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды. Анда 23 бала катнашты.
Учреждение белгечләре балаларның тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында белемнәрен киңәйтеп кенә калмыйча, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен дә формалаштырырга тырыштылар. Чара барышында балалар гадәтнең нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар, аеруча куркыныч һәм зарарлы гадәтләрне билгеләделәр, шулай ук аларның нәрсәгә китерергә мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Видео караганнан соң, балалар кеше сәламәтлеге теге яки бу гадәтләргә турыдан-туры бәйле дигән нәтиҗә ясадылар.