Бүген Түбән Кама мәшгульлек үзәге профконсультантының мәктәп укучылары белән чираттагы очрашуы узды. Сухрау урта мәктәбе укучылары белән инспектор Елена Саблина «Киләчәккә караш» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать һәм һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде.
Чара барышында балалар киләчәктә югары квалификацияле һәм кирәкле белгеч булырга ярдәм итәчәк заманча һөнәр сайлау мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Чарада 27 өлкән сыйныф укучысы катнашты.