Эльмира Зарипова Балык Бистәсе районының Олы Солтан һәм Олы Елга авылларында халык җыеннарында катнашты

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

20 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында Олы Солтан һәм Олы Елга авылларында халык җыеннары узды.

Чараларда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова, Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Ф.Г. Әхмәтҗанова, башкарма комитет җитәкчесе Р.Л. Исланов, социаль яклау бүлеге башлыгы Р.Д. Исмәгыйлев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Г.Ф. Керженцева, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Авыл җирлекләре башлыклары 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында докладлар белән чыгыш ясадылар, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләделәр.

Халык җыеннарында барлыгы 150дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International