Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия шәфкать туташы Любовь Габдрахманова «Балчык белән дәвалау» дигән темага чара үткәрде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе ветераннарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә.
Узган елның ноябрь аенда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бер йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килә, алар өлкән яшьтәге күршесенең даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын билгеләп үткән булалар.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар белән мәгълүмати очрашу уздырдылар.
«Кар десанты» акциясе кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре карамакта булган гражданнарга йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәтте.
«Ритмотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль коррекция-үсеш дәресе узды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе атна саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән «Ком терапиясе» технологиясе буенча дәресләр үткәрә.
«Кайгырту» партия проекты кысаларында Апас муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар. Концерт ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Афанасьевич Назаров янында кунакта булдылар. Чара «Җиңү волонтерлары» проекты кысаларында тәрбияче һәм социаль педагог тарафыннан оештырылды.
Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы буенча инструктор Гөлчәчәк Шакирҗанова «Войта-терапия методикасы» дигән темага чара үткәрде.