Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль яклау бүлекләре вәкилләре белән берлектә, балалы аз керемле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча эш алып баралар. Социаль контракт кысаларында үткәрелә торган чаралар авыр тормыш хәленнән чыгу мөмкинлеге бирә.
Ведомствоара рейд барышында Казанның Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тулай торакта яшәүче һәм тотрыклы кереме булмаган балалы гаиләне ачыклый. Белгечләр гаиләгә социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәмен алу өчен документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтә, гаиләнең шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, аны социаль адаптацияләү программасын төзи.
Йомшак уенчыклар ясау өчен һөнәри инструментлар һәм сыйфатлы материаллар сатып алуга акча алгач, балигъ булмаган бала әнисе Алена декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча үзмәшгульлеген рәсмиләштергән. Хәзерге вакытта ул үз продукциясен ярминкәләрдә сата һәм тотрыклы хезмәт хакы ала.
Иртәгәсе көнгә ышаныч торак мәсьәләсен хәл итәргә дә мөмкинлек бирә: шушы көннәрдә генә гаилә ипотекага алынган үз фатирына күчкән.