Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары һәм әти-әниләре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан Россия Федерациясе Герое Александр Николаевич Епанешников исемендәге музейда булдылар.
Экскурсиянең максаты – үсеп килүче буын арасында югары патриотик аң формалаштыру, үз халкыңның героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү. Кунакларны укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре бик җылы каршы алды. Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, экспозицияләр карадылар. Алар арасында фоторәсемнәр, хатлар һәм китаплар урнаштырылган стендлар бар иде.