Минзәлә тернәкләндерү үзәгендә Сталинград саклаучыларын искә алдылар

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Минзәләнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Кичә учреждениедә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә багышланган чара үткәрелде.

Балалар белән мультимедиа презентациясен кулланып әңгәмә үткәрделәр. Аның барышында тернәкләнүчеләр сугыш барышын үзгәрткән Сталинградны саклаучыларның батырлыклары турында белде. Сталинград көрәше геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International