2020 елның 17-21 февралендә Пермь шәһәрендә гаилә белән эшләүче белгечләр өчен квалификация күтәрү курслары уздырыла. «Ата-аналар белеме – балалар һәм гаилә иминлеген профилактикалауның нигезе» темасы буенча курслар Ата-аналар белеме академиясе базасында узачак.
Курслар нигезендә – 2017, 2018 һәм 2019 елларда Президент грантлары фонды конкурсы җиңүчесе булган «Гаиләне саклыйк – Россияне саклыйк» социаль проекты кысаларында ата-аналар белеменең төбәк ведомствоара системасын булдыру буенча Пермь тәҗрибәсе.