Балтач районында өлкән яшьтәге юбилярларны котладылар

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

2 февраль көнне Балтач муниципаль районында тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар. Яңгул авылында яшәүче Әминә Касыймовага 95, ә Югары Кенә авылында гомер итүче Кәдыйм Сәгыйтовка 90 яшь тулды.

Аларны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул һәм Карадуган авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук «БРИК мәгариф идарәсе» МКУ бүлек җитәкчесе Алия Шагаева котладылар.

Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары, район башлыгы, авыл җирлекләре һәм предприятиеләре исеменнән рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International