ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Гөлсинә Галина һәм Эльза Галиева «Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?» дип исемләнгән акция оештырдылар.

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гөлзия Сингатуллина «Коронавирус йогышын профилактикалау» дигән темага лекция-әңгәмә үткәрде.

«Яшьләрнең сәламәтлеге һәм үсеше» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче социаль участокта чара оештырды. Анда 15 балигъ булмаган бала катнашты.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

«Энергия» ИК» ҖЧҖ 75 хезмәткәренә 5 756,0 мең сум түләде.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен үз хәлләрен җайлаштыру буенча рекреацион-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, күркәм традицияне дәвам итеп, өйдә социаль хезмәт алучыларны юбилей даталары һәм туган көннәре белән котлыйлар.

Традиция буенча Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы – 2020» ярышларында катнаштылар.

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен вак моториканы үстерү буенча дәресләр оештырылды.

Кичә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һәм аларның әти-әниләре шәһәр боз сараенда булдылар. Анда «Чаллы» һәм «Красноярские Рыси» командалары арасында хоккей буенча турнир узды.

Россиядә Хәтер һәм дан елы, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Түбән Кама районында «Минем илем» дип исемләнгән белгечләр турниры үткәрелде. «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгеннән чарада 8 социаль хезмәт күрсәтүдә торучы баладан торган команда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International