Әлки интернат-йортында вак моториканы үстерү буенча дәресләр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен вак моториканы үстерү буенча дәресләр оештырылды.

Моторикага бәйле кыенлыклар барлыкка килү физик халәтне начарайта, шул ук вакытта психоэмоциональ хәлгә дә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә кулларны яздыру кеше организмы өчен бик кирәк.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтә вак моторика үсеше сөйләм үсешен стимуллаштырып кына калмый, баш миенең эшкә сәләтлелеген дә арттыра, бөтен организмга сәламәтләндерә һәм тонуслый торган йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International