«Тургай» приютында профилактик юнәлешле чара узды

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Гөлсинә Галина һәм Эльза Галиева «Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?» дип исемләнгән акция оештырдылар.

Урта һәм өлкән төркем тәрбияләнүчеләре арасында «Коронавирус нәрсә ул?» дигән профилактик сораштыру уздырылды, тематик белешмәлекләр һәм буклетлар әзерләнде. Мәгълүмати материалларны Иске Матвеевка авылында яшәүчеләр арасында тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International