Кукмара «Тылсым» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шартлы рәвештә хөкем ителгән, балигъ булмаган балалары булган ата-аналар өчен район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов белән очрашу оештырдылар.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана. Белгечләр социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә саф һавада йөриләр, урамда тренажерларда, лабиринтларда шөгыльләнәләр.
Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең дуслар – кыргый хайваннар» дигән интеграцияләнгән дәрес узды.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән музыкаль күңел ачу чарасы уздырдылар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Р.А. Гәрәева аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән «Пертра» тернәкләндерү җиһазында дәрес үткәрде.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Борис Пастернакның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды.
Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Иске Матак мәдәният йортының «Ромашка» ансамбленең хәйрия концерты булып узды.
«Кошларга кышлавы авыр, аларга ярдәм итәргә кирәк» дигән девиз астында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «Преодоление» клубы әгъзалары белән дәрес үткәрделәр.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик чара узды. Учреждениенең медицина хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыларга коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү турында хөкүмәт телеграммасын укыдылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Әни+бәби» клубы кысаларында чираттагы дәрес узды. Социаль педагог Әлфия Хөснетдинова 14 бала һәм аларның ата-аналарын өй кошлары белән таныштырды.