«Изгелек» үзәгендә файдалы мастер-класс үткәрделәр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен үз хәлләрен җайлаштыру буенча рекреацион-сәламәтләндерү чарасы үткәрде. Өлкән яшьтәге 16 кеше катнашкан мастер-класс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм яхшы уңай кәеф булдыруга юнәлдерелгән.

Белгеч социаль хезмәт алучыларны төрле сәламәтләндерү-дәвалау методикалары һәм медицина препаратлары, хирургия ысуллары кулланмыйча гына, умыртка баганасының деформация процессларын туктату һәм авыру билгеләрен бетерү мөмкинлеге биргән төрле методикалар белән таныштырды.

Барлык катнашучылар да кәефләренең күтәрелүен, сәламәтләндерү чарасыннан канәгать калуларын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International