Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гөлзия Сингатуллина «Коронавирус йогышын профилактикалау» дигән темага лекция-әңгәмә үткәрде.
Гөлзия Рәхимулла кызы яшәүчеләргә вирусның үзе, инфекция таралу ысуллары, профилактика алымнары турында сөйләде. Соңыннан социаль хезмәт алучылар «Коронавирус турында 6 мөһим фактор» дигән видеосюжет карадылар.