Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан тәрбияче Л.Н. Ефимова җитәкчелегендә Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Кызыл Борда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары турында тикшеренү эшен башлап җибәрделәр.
Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан символикасы» дип исемләнгән тематик дәрес узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын сүндерүче булмасаң да, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен син белергә тиеш» дигән чара уздырдылар.
Узган җомгада Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында җыелыш булып узды. Аның барышында учреждение коллективы һәм социаль хезмәт алучылар 2019 елга нәтиҗәләр ясадылар.
Татарстанда беренче бала тапкан 210 яшь ана һәм өченче баласы туган 35 хатын-кыз 2020 елның 7 февраленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Шушы көннәрдә Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләттерү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Шушы көннәрдә Әлмәттә «Бәхетле сәгать» клубының чираттагы очрашуы узды. Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашуга Республика матди ярдәм үзәгенең 8 нче бүлекчәсе мөдире Луиза Миңнегулова һәм «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Чикирова килде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган тематик чарада катнаштылар. Чарада шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, үзәкнең яшь реабилитантлары һәм «Игелек планетасы»нда тәрбияләнүчеләр катнашты.
Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов булып китте.
Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча «Балачак дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина «Эмпатия иле» дигән дәрес уздырды.