Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, күркәм традицияне дәвам итеп, өйдә социаль хезмәт алучыларны юбилей даталары һәм туган көннәре белән котлыйлар.
Котлаулар «Өй бәйрәме» проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү, аларда уңай кәеф булдыру һәм тормыш тонусын саклап калу максатыннан үткәрелә. Бүләкләр һәм котлау открыткалары иганәчеләр ярдәмендә сатып алына.