Яр Чаллы тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Россия чаңгы юлында катнаштылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Традиция буенча Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы – 2020» ярышларында катнаштылар.

Узган ял көннәрендә Яр буе паркында узган ярышларда үзәкнең 7 хезмәткәре катнашты, алар арасында социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире, өлкән шәфкать туташы, тәрбиячеләр, кладовщик, массаж буенча шәфкать туташы бар иде.

Үзәк хезмәткәрләре спорт ярышыннан күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International