«Веста» үзәге карамагындагылар үз белемнәрен турнирда күрсәттеләр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Россиядә Хәтер һәм дан елы, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Түбән Кама районында «Минем илем» дип исемләнгән белгечләр турниры үткәрелде. «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгеннән чарада 8 социаль хезмәт күрсәтүдә торучы баладан торган команда катнашты.

Яшь эрудитларга Татарстан Республикасы, Бөек Ватан сугышы һ.б. турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Һәр этапта «Веста» үзәге балалары яхшы белемнәрен күрсәттеләр, сугыш еллары җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Веста» үзәгендә социаль хезмәт алучылар I дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International