Кичә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һәм аларның әти-әниләре шәһәр боз сараенда булдылар. Анда «Чаллы» һәм «Красноярские Рыси» командалары арасында хоккей буенча турнир узды.
Балалар матчны кызыксыну белән, ахырга кадәр мавыгып карадылар, чөнки хоккей – спортның иң популяр төрләренең берсе.
«Кояшкай» үзәге белгечләре боз сарае җитәкчелегенә чарага чакырулары өчен рәхмәт белдерделәр.