ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән дөрес туклану турында профилактик әңгәмә уздырдылар.

Шушы көннәрдә Тукай муниципаль районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Теләнче-Тамак интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күп төрле ярышлар узды.

Кичә Яңа Чишмә районында «Олимп» универсаль спорт залы базасында пенсионерлар арасында шахмат-шашка турниры узды.

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында Аксубайның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт ветераны, СССР мәгариф отличнигы, отставкадагы майор Николай Андреевич Янилкинда кунакта булдылар.

ТАССРның 100 еллыгы һәм Мәрхәмәтлелек елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Эльвира Нәфыйкова «Халыкара туган тел көне» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарада 11 бала катнашты.

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин Интернетта куркынычсызлык өчен» дигән викторина узды.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узды.

Инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен социаль инфраструктура объектларының хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатыннан, 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсы үткәрелә.

Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Безнең тирә-юньдәге кешеләр» технологиясен тормышка ашыралар.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе С.А. Пантелеева социаль хезмәт алучылар белән «Камыр пластикасы» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International