«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән дөрес туклану турында профилактик әңгәмә уздырдылар.
Социаль хезмәт алучылар минераль матдәләр һәм витаминнарның организм өчен мөһим булуын белделәр.
Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, дөрес сайланган меню ашкайнату белән проблемаларны булдырмаска гына түгел, организмны көндәлек йөкләнешкә һәм стрессларга тагын да тотрыклырак итәргә дә ярдәм итәчәк.